Минзәлә районында тыл хезмәтчәне Миншина Фая Гапбас кызын юбилее белән котладылар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миншина Фая Гапбас кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фая Гапбас кызы Минзәлә районы Аю авылында туган. Аның бөтен гомере фидакарь хезмәттә узган. Бөек Ватан сугышы елларында ул, 10 яшьлек кыз бала, колхозда төрле эшләр башкарган. Сугыштан соң дуңгызлар караган.1950 нче елларда урман чыгарыга җибәргәннәр (соңрак ул урында Түбән Кама шәһәре төзелгән. Лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында хезмәт иткән, сыер сауган, ындыр табагында эшләгән.

Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары, бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән 6 бала үстергәннәр. Бүген ул кызы гаиләсендә гомер итә. 9 оныгы, 10 оныкчыгы бар.

       Хөрмәтле Фая Гапбасовна!

Тормышыгыздагы истәлекле вакыйга - 90 яшегез уңаеннан җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озак елларга җитәрлек шатлык телим.

Хөрмәт белән
Минзәлә
муниципаль район башлыгы                         А.Ф. Сәлахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International