COVID-19 ДАН САКЛАНЫГЫЗ - ПРИВИВКА ЯСАТЫГЫЗ!
Сезне COVID-19га каршы "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы белән бушлай вакцинациягә чакырабыз.
Вакцинацияне Минзәлә район үзәк хастаханәсендә түбәндәге шартлар үтәлгәндә ясыйлар:
- Сезгә 18 яшь тулган булса;
- 14 көн эчендә COVID-19 белән авырмаган булсагыз (вакцинация ясаган чорга)
- 14 көн эчендә ОРВИ белән авырмаган булсагыз (вакцинация ясаган чорга)
- җитди хроник авыруларыгыз һәм авыр аллергик реакция булмаган очракта;
- йөкле булмасагыз һәм бала имезмәсәгез.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8-927-459-10-72; 8-937-588-20-52 һәм участок табибында
Үзегез белән: паспорт, страховой полис һәм СНИЛС булырга тиеш.