Минзәләдә "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабына старт бирелде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Җиңүчеләр районны зона этабында яклаячак.

Минзәлә гимназиясендә 2020-2021 уку елында Татарстан Республикасында "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза. Аңа параллель рәвештә татар теле укытучылары арасында да конкурс бара.

Марина Родичева, Минзәлә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:

-Бүгенге конкурста катнашучы барлык педагогларны котлыйм. Чөнки сез тирә-якка нур чәчүче, иң беренче чиратта укучыларгызга җылылык бирүче чын йолдызлар. Барыгызга да уңышлар телибез.

Әлеге конкурста район мәктәпләреннән барлыгы 23 укытучы катнаша. Алар остаз дәресләрендә беле бирүдә куллана торган алдынгы технологияләрне күрсәтәләр, өйрәнәләр. Муниципаль этапта кем җиңгәнен соңрак хәбәр итәрбез.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International