ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2021 ел
шимбә

25-31 майга Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнчыгыш районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) саклана.

 


28
май, 2021 ел
җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә: Россиядә пенсия иминияте мәҗбүри характерда һәм барлык эшләүче гражданнарга кагыла. Кагыйдәләр нигезендә пенсиягә взносларны иминиятләүчеләр формалаштыра һәм түли.

 

Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Минзәләдә булды.

Сәфәр барышында Эльмира Әмир кызы "Тургай" балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют, "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеге белән танышты.

 

25-31 майга Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркнычы саклана (5 класс).

 

Кызыл Төбәк авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мәүлиева Әлфия Гыйльмулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

Впервые в Республике Татарстан в рамках агропромышленной выставки «АГРОВОЛГА» пройдут региональные соревнования «Трактор-шоу», на котором механизаторы поборятся за звание лучшего тракториста.

"АГРОВОЛГА" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасында беренче тапкыр "Трактор-шоу" төбәк ярышлары узачак. Анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшәчәк.

 

Минзәлә район үзәк хастаханәсе янәшәсендәге сквер мәйданы 0,7 гектар. Бүген биредә шәһәр оешма-учреждениеләре көче белән өмә оештырылды.

Мондый өмә әлеге территориядә өченче тапкыр уздырыла. Өмәдә 20 гә якын хезмәт коллективы катнашты.

Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:

- Хастаханә скверы шәһәр оешма-учреждениеләренең хезмәт коллективлары көче белән төзекләндерелә. Иң беренче чиратта ул кыргый агачлардан арындырыла. Өмәдә 70 кә якын кеше, 10 берәмлек техника катнашты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/bolshoy-subbotnik-sostoyalsya-v-skvere-menzelinskoy-rayonnoy-bolnitsy

 

Бүген Яңа Мәлкән авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Асанов Григорий Дмитриевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген, 28 майда, Минзәлә районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау турында законның мәҗбүри таләпләрен бозуны кисәтү мәсьәләләре буенча Минзәлә муниципаль районы оешма-учреждениеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре белән чара узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International