ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
“Минзәлә” аэроклубыннан парашют спорты буенча Россия җыелма командаларының спортчы-парашютчылары тренировкалар мәйданчыгы буларак файдаланалар.

23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Алтынчы ел рәттән инде республикабызда матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үткәрелеп килә. Ул хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән уздырыла. Бу акциядә безнең район да актив катнашып килә.

13
август, 2012 ел
дүшәмбе
Районның ашлык игүче хуҗалыкларында җаваплы чор бара. Яңа уңышны кабул итү өчен склад биналарының ныклы әзерлеге дә зур әһәмияткә ия.
8 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районга уракның барышы белән танышырга килде. Район басуларын вертолетта карап очканнан соң, Тупач авылы янындагы басуда агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Язгы кыр эшләре тәмамланып, уҗымнар матур гына калкып килгәндә, җир кешесенең күңеле канәгатьлек кичергәндә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең иң күркәме ул Сабан туе.

25
май, 2012 ел
җомга
21 майда Россиядә техник инвентаризация хезмәте төзелүгә 85 ел тулды. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны БТИ оешуның 85 еллыгы белән кайнар котлыйм. Безнең предприятиебезнең уңышлары, иминлеге һәм киләчәге һәрбер хезмәткәрнең шәхси өлешенә, гомуми эш өчен үзенә җаваплылык алырга омтылышына бәйле. Иңебездә бөек эшләр бихисап, ә алда - тагын да күбрәк. Барыгызга да исәнлек-саулык, уңышлар, шатлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International