ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә катлаулы метеорологик хәл урнашты, һаваның температурасы түбәнәйде.

1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча Минзәлә районында барлыгы 9131 пенсионер яши. 1 гыйнварга уртача пенсия күләме 9030 сум 47 тиен тәшкил иткән, 1 февральдән үзгәрешләр көтелә. Түләнгән пенсияләр күләме 975 млн сум, бу 2012 нче ел белән чагыштырганда 68 млн сумга артыграк.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Минзәлә районында “Россия Федерациясенең коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәсендә КПРФның җирле бүлекчәсенең беренче секретарен сайлау буенча пленум булды. Пленумда КПРФ Рескомының Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов, район башлыгы урынбасары Фәис Вәгыйзов, депутатлар Павел Петров, Роман Волков, Фәйрүзә Гайниева, Владимир Петров, Фазыл Маулин һәм партия тарафдарлары Петр Чайкин, Илдус Газизов, Заһир Зыятдинов катнашты. Икенче номерлы “Южный”округының Николаевка авыл җирлеге депутаты Владимир Попов рәислек итте. КПРФ Уставының 5.8 пункты буенча пленум беркетмә нигезендә исәп комиссиясе КПРФның Минзәлә районы җирле бүлегенә 1941 нче елда туган Заһир Зыятдиновны беренче секретарь вазифаларына сайларга булдылар. КПРФ ның җирле бүлеге Ленин урамы 80 нче йортында урнашкан.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә Минзәләдәге үзәк паркның чаңгы трассасында дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары узды.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының бүгенге көнгә 78 еллык иҗат тарихы бар.
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга торакка хокукка өстәмә гарантияләр хакында Минзәлә муниципаль район башкарма комитетының балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органының баш белгече Наталия Гататдинова белән әңгәмә кордык.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы кысаларында хастаханәдәге бүлекләрнең тузган булуын исәпкә алып, район башлыгы Айдар Салахов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәч, хөкүмәтебез район хастаханәсен капиталь төзекләндерү өчен ел башында ук 20 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирде.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 17 гыйнварда 8 сәгать 30 минуттан алып 10 сәгатькә кадәр Минзәлә район прокуратурасы бинасында гражданнарны кабул итә.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
17 ел җитәкчелек итеп бай хезмәт тәҗрибәсе туплаган, максатка ирешүчән, алга карап эш йөртә торган, көч-куәте, энтузиазмы ташып торган “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район Советы депутаты Радик Фәттахов яңа идеяләр тудырырга ярата.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Минзәлә» газетасының үткән юлын типографиядән башка күз алдына да китерерлек түгел. Чөнки газета беренче саныннан ук шушы фидакарь коллективның тырышлыгы белән чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International