Ятимнәр торакка мохтаҗ

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
– Наталья Геннадьев¬на, билгеле булганча, ел ахырында Татар¬стан Республикасының гаиләгә тәрбиягә бала алган ата-аналарның I форумы булып узды. Күптөрле мәсьәләләр кузгатылды, шу¬лар белән беррәттән ятим балаларны урнаштыруның гаилә формаларын үстерү проблемалары һәм аларны чишү юллары да каралды. Форумнан алган тәэсирләрегез белән уртаклашып китсәгез иде.
– Әлеге форумда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга кагылышлы күп мәсьәләләр каралды. Балаларны яклау өлкәсендә законнар үсеше белән таныштык, гаиләне алыштыручы гаиләләр ин-ституты үсешенә анализ бирелде, тенденцияләр күрсәтелде. Чистай ба¬лалар йорты мисалын¬да бала алырга теләүче гаиләләргә кандидатлар әзерләү хезмәтенең эшен оештыру традицияләре ту¬рында бәян ителде. Үсмер яшьтәге ятим балаларның үз-үзләрен девиант тоту¬ларын булдырмауда алыш¬тыручы гаиләләрнең роле турындагы мәгълүмат бик урынлы булды. Социаль ятимлекне булдырмауда соңгы вакытта коммерция¬ле булмаган социаль ори¬ентлашкан оешмаларның роле артты. Форумда бу турыда да сүз алып барыл¬ды. Гомумән, без аннан күп мәгълүмат алып кайттык, аларны үз эшебездә кулла¬нырга әзер.
– Ятим балаларны торак белән тәэмин итү нинди кануннарга нигезләнеп башкарыла?
– Ятим һәм ата-ана тәр- биясеннән мәхрүм ителгән балаларга милеккә һәм то¬ракка хокукларга өстәмә со-циаль гарантияләр турын¬да бәян итә торган 1996 нчы елның 21 декабрендә кабул ителгән “Ятим һәм ата- ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга өстәмә социаль гарантияләр турында”гы 159 нчы ФЗның 8 маддәсенә үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә, 2013 нче елның 1 гыйнва¬рыннан ятим балаларны махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин итү наем килешүе буенча булачак. Мондый торак приватизацияләнә алмый.
– Кайсы категориягә керүче ятимнәрнең то¬ракка хокуклары бар?
– 18 яше тулган граж¬даннарга, шулай ук ба¬лигъ булганга кадәр ту¬лысынча эшкә яраксыз дип табылган очракта, халыкка социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек сак- лау учреждениеләрендә тәрбияләнгән, һөнәри бе¬лем бирүче уку йортла¬рын тәмамлаган, чакыры¬лыш буенча хәрби хезмәт тәмамлангач, төзә-тү учреждениеләрендә булу срогы тәмамлангач торак бирелә.
Гражданнарга махсуслаш¬тырылган торак фондын¬нан торак белән тәэмин итү яшәү урыны буенча бер тапкыр башкарыла. Ә даими яшәү урынын билге¬ли алмаган очракта, әлеге затлар исәптә булган бе¬лем бирү учреждениеләре буенча эзләтелә. Әлеге гражданнарга даими яшәү урыны буенча торак булма¬ган очракта, ул алар риза¬лыгы белән ТР чикләрендә урнашкан башка урын¬нан бирелә ала. Торакка хокук ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм кал¬ган 23 яше тулган балалар категориясенә керүчеләргә саклана.
– Торакның нинди һәм күпме мәйданда булыр¬га тиешлеге хакында да әйтеп китсәгез иде.
– Торак йорт, аерым фа¬тир рәвешендә булырга мөмкин, гомуми мәйданы – 24 кв. метр, мәйдан ар¬тык булырга да мөмкин, әмма 42 кв. метрдан артык була алмый. Әлеге канун нигезендә районда узган елның ноябрендә ике фа¬тир бирелде.
– Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны ур¬наштыру мәсьәләләре буенча РФ законнарына үзгәрешләр кереп тора. Бер уңайдан шулар белән дә таныштырып китегез әле.
– Инвалид баланы уллык¬ка яки кызлыкка алганда, 7 яшьтән өлкән баланы, шулай ук бертуган бала¬ларны гаиләгә тәрбиягә алганда 2013 нче елның 1 гыйнварыннан 100 мең сум күләмендә бер тап¬кыр бирелә торган посо¬бие түләнә иде. Мондый күләмдәге пособие тагын кайсы очракларда түләнә соң? Моңа кадәр опека¬га алынган (шул исәптән алыштыручы гаилә турын¬дагы килешү буенча) бала¬ны уллыкка алган очракта түләнә. Баланы 2013 нче елга кадәр уллыкка алган гаилә 2013 нче елның 1 гыйнварыннан соң шушы баланың бертуганнарын уллыкка ала икән, 100 мең сумга кадәр өстәмә акча түләнә.
– Яңа елдан пособие- ләргә үзгәрешләр кер¬деме?
– Шушы елның 1 гыйнва¬рыннан башлап югары¬да әйтелгән категориягә керүче балалар гаиләдә тәрбияләнгән өчен түләнә торган пособиеләр күләме бераз артты: мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен – 6777 сум; мәктәп укучысына – 7817 сум, транспортта йөргән өчен 229 сум түләнә. Моннан тыш тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәр бала өчен 3000 сум күләмендә акча (вознаграждение) түләнә. 3 яше тулмаган, яисә психик һәм физик тайпылышы булган, я бул¬маса тәртибе начар бул¬ган һәр бала өчен 900 сум акча түләнә. Педагогик яки медицина белеме булган ат-аналарга 2602,50 сум күләмендә өстәмә акча түләнә.
Опекуннарга шуны җит- керәсем килә: тәрбияләнү- челәр милкенең сакла¬нышы, куллану һәм аның белән идарә итү турында отчетларны 1 февральгә кадәр тапшырсыннар иде.
Үзегезне кызыксындырган сораулар белән 3-20-33 телефоны аша опека һәм попечительлек органына мөрәҗәгать итәргә яисә мәгариф бүлегенә килергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International