Һәр көнгә сөенеп яши

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Алар арасында Вален¬тина Симонова да бар. Көләч йөзле, шаян сүзле, киң күңелле ветераныбыз зарлануның ни икәнен дә белми. Әйтерсең лә ул озак еллар агулы кургаш исен иснәп, кул белән хәреф җыеп никадәрле авыр һәм җаваплы хезмәт башкармаган. Киресенчә, ул авырлыкларны сагы¬нып, матур бер истәлек итеп кенә хәтеренә төшерә.
Хәер, тормыш юлы турын¬да бәян итүдән башлыйк әле. Валентина Васи¬льевна Минзәләдә ярлы крестьян гаиләсендә өлкән кыз бала була (ан¬нан соң туган ике сеңлесе бүген инде гүр иясе бул¬ганнар). Тормышлары җиңелләрдән булмый, тамагы туймаган чакла¬рын искә төшереп алды ветеран.
Бөек Ватан сугышы баш¬ланганда аңа 18 яшь була. Сугыш чоры яшүсмер- ләренең үз язмышы, үз юлы. Гомерләренең иң кадерле яшьлек еллары олылар белән берлектә ил проблемаларын чи¬шеп узган аларның. Яшь кыз Валентина да читтә калмый. 1942 нче елда аны берничә якташы белән Тула корал заво¬дына вербовать итәләр, алар заводта озын көннәр буе эшләп кенә калмый¬лар, ачлы-туклы килеш окоп казуда да катнаша¬лар. Кызганыч, Вален¬тина Васильевна бу ел¬лар турында тәфсилләп сөйли алмады, хәтерендә калганнардан шуларны аңладык...
Бер урында һәм бер үк эштә дистәләгән еллар эшләгән кешеләр бик сирәк. Валентина Васи¬льевна Симонова шун¬дыйлардан. Типография эше ул заманда авыр да, шул ук вакытта мавык¬тыргыч та булган.
Типографиядә эш, чын¬лап та, Валентина өчен куркып калырлык була – килүгә кара халат киеп аласың, буяулы кулларың белән хәрефләр чүп- лисең, тезәсең. Әмма тора-бара бу һөнәрне эшли-эшли ул шулкадәр ярата, “хәреф чүпләүдән” бер дә туймый.
Ул чорда шартлар бик авыр. Типография бина¬сын утын ягып җылытасы, су китерәсе, тагын әллә нинди безгә билгеле бул¬маган эшләр башкарасы була аларга. Валентина Васильевна эшләгән чор¬да транспорт вазифасын атлар башкарган.
– Керосин яндырып төннәр буена хәреф җыйган чаклар була иде. Шунда өстәлгә терәлеп йокымсырап та аласың, – дип куя ул шул елларны искә алып. – Шулкадәрле яратып, күңел биреп баш¬кардым мин ул эшне.
Менә шул тарихта кал¬ган материаллар белән эш иткән полиграфия хезмәткәре Валенти¬на Васильевна күптән түгел 90 яшьлек юби¬леен билгеләп үтте. Ва¬лентина Васильевнаның юбилеена район хаки¬мияте, социаль яклау бүлеге вәкилләре Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар. Без дә үз чиратыбыз¬да юбилярны котладык, бергәләп хатирәләрен яңарттык.
Улы Владимир һәм килене Татьяна белән 35 ел бергә гомер итәләр, ул бүген дә алар тәрбиясендә. Килене аның турында сөйләп туймый. “Бала¬ларны карарга булыш¬ты, хәзер дә Чаллыдан оныкчыклары кайтса, аның яныннан китмиләр”, – ди. Җәен бакча чүбен утаган, йорт эшләрен башкарган. “Тик утыру го¬мерне бушка әрәм иткән кебек”, – дип сүзгә кушы¬ла юбилярыбыз. Шулай булмаса, ул 70 яшенә кадәр эшләр идемени! (Типографиядән соң рай¬он үзәк хастаханәсендә байтак еллар санитарка булып эшләгән Валенти¬на Васильевна).
Бөек Җиңү яуларга, илебезнең иминлеген саклауга өлеш керткән олы хөрмәткә лаек ве¬тераннарыбыз мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр иде. Алар бит тарихи борылышларының тере шаһитлары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International