Истә калырлык итик!

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

 Чираттагысы – хуҗалык эшчәнлегенең ел йом¬гакларына багышланган Яңа ел бәйрәменә авыл¬дашларын гына түгел, бөтен район халкын, ку¬накларны туган авылы Әтрәклегә чакыра. Әлеге чараны үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Хуҗалык оешуның 85 ел¬лыгы уңаеннан хуҗалык акчасына төзелгән ял паркында Яшел Чыршы әллә кайчан куелган, кардан күп итеп сын¬нар ясалган. Бәйрәм 26 декабрьдә 14 сәгатьтә башлана.
– Вакыт алга барган саен, замана да, кешеләрдәге уй-фикерләр дә үзгәрә, әмма авыл хуҗалыгына таләпләр үзгәрми: җирдән дөрес файдала¬ну, кадерләү-саклау, мул продукция җитештерү, эшләгән кешеләрнең табыннары муллыгына ирешү кебек мәсьәләләр беркайчан да актуальле¬ ген югалтмый, – дип са¬ный Радик Шәрипович.
Бу көнне бер сыердан сөт саву буенча районда алда баручы хуҗалыкка терлек¬челек технологияләрен өйрәнергә районның барлык авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл җир- лекләре башлыклары киләчәк. Соңыннан алар да бу бәйрәмдә катнаша¬чак.
Бәйрәмне районкүләм дәрәҗәсендә үткәрүләре әтрәклеләрнең тырышып эшли белүләре өстенә киң күңеллелекләрен, бәйрәмнәрне дә менә дигән итеп оештыра алу¬ларын күрсәтүче факт ул.
Бәйрәмгә килүчеләрне күңелле концерт прог- раммасы көтә, рай¬он мәдәният йорты әзерләгән концерт но-мерлары да һәркемнең күңеленә күтәренкелек өстәр. Бәйрәм чыршы тирәли төрле уеннар белән үрелеп бара¬чак, маска-костюмнар¬га конкурс оештыры¬ла. Аларга йомгак ясап, гадәти булмаган костюм ияләренә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Шуңа күрә бәйрәмгә килүчеләрнең активлык күрсәтүләре сорала. Кәеф күтәренкелеге өстәүче тагын бер сюр¬приз көтә: лотерея уен¬нары оештырыла. Әлеге уенда иң зур бүләк итеп үгез бозау бирелә.
Соңыннан бәйрәм салю¬ты була. Бу көнне биредә сәүдә нокталары да эшләячәк, шашлык була¬чак, кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячаклар.
– Тагын бер хуҗалык елы төгәлләнү алдын¬да. Яңа ел төкле аягы белән килсен, дигән уй- теләкләр белән үткәрелә торган бәйрәмгә һәрбер минзәләлене көтеп ка¬лабыз, – диде хуҗалык җитәкчесе Радик Фәтта- хов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International