Минзәлә театры музее

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Коллективның музее¬на материаллар туплау узган гасырның 60 нчы елларында башлана. Алар ТАССРның атказан¬ган артисты Әхмәдиша Җиһаншин төшергән спектакльләрдән фото¬лар, театрның баш режис¬серы Мулланур Моста¬финда сакланган рекви¬зитлар, ТАССРның атка¬занган артисты Җиһангир Җиһаншин җыеп барган газета материалларыннан гыйбарәт була.
Театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов инициати¬васы белән 1994 елның августыннан театрның та¬рихын барлау һәм саклап калу максатыннан музей ачыла. Директор приказы белән музей мөдире итеп Гөлнәзирә Гатина куела. Ул әлеге вазифаны 2003 елның мартына кадәр баш¬кара. Аннан соң бүгенге көнгә кадәр музей мөдире булып данлыклы артист¬лар Мөхит Кичубаев һәм Рәбига Шакироваларның кызы Илһамия Кичубаева эшли.
Реконструкциядән соң ачылган яңартылган те¬атр бинасында, 1999 елда, музейның лаеклы рәвештә үз бүлмәсе булдырыла. 25 кв.метрны биләгән му¬зей бүлмәсенең стена¬ларында фотостендлар тәкъдим ителгән: төрле буын артистларның фо¬топортретлары, татар, рус, чит ил классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән фото¬лар, театрны оештыручы Сабир Өметбаевка, ата¬клы режиссер Мулланур Мостафинга багышлан¬ган стендлар, Бөек Ватан сугышында катнашкан Минзәлә театры артист¬лары почмагы. Музейның өс тәл - витрина ларында театр корифейларының шәхси әйберләре, сугыш медальләре, мактаулы исем бирелү турындагы документлар, артистлары¬быз иҗатына багышлан¬ган күпсанлы альбомнар урнашкан. РСФСРның ат¬казанган артисты Әнвәр Фәсхетдиновның борын¬гы радиограммофоны, Әхмәдиша Җиһаншинның фотоаппараты һәм фото¬зурайткычы, көмеш чулпы¬лар – иң кызыклы һәм шул ук вакытта бик кадерле экс¬понатлардан санала. Му¬зей фондында Әхмәдиша Җиһаншин эшләп калдыр¬ган төрле форматтагы 85 фотоматериал гына да ни тора! Театр тарихын өйрәнүдә алар нык ярдәм итә. Артистларның үз кул¬лары белән күчереп язган роль дәфтәрләре дә шак¬тый. Алтын, көмеш җепләр белән чигелгән милли калфак һәм түбәтәйләр бар.
Музей эшчәнлеге театр та¬рихын җентекләп өйрәнү һәм зур иҗат тормышы хакында истәлекләрне саклауга юнәлтелгән. Бирегә район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары махсус рәвештә дә килә. Спектакльнең сәхнәгә чыккан моментына кадәр барган процесс аларга ае¬руча кызыклы. Спектакль карарга килгән һәрбер тамашачы музейны ка¬рап чыга ала. Театр музее ишекләре теләгән кешегә һәрчак ачык!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International