ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Тупач авылы кызы Дания Ямалтдинованың яшәеше, язмышы туган төбәге белән бәйле. Әти-әнисе Рәис белән Галиянең биш кыз арасында икенче балалары булып дөньяга килә. Авылда сигезенче сыйныфны төгәлләгәч, Коноваловка урта мәктәбендә укый.

ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов муниципаль белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә ата-аналардан акча җыюны тыю турында хат юллады. Эш дәфтәрләренә, экскурсияләргә, кино-театрларга, уенчыкларга һәм башка шундый ата-ана хисабына башкарыла торган чараларга акча җыю тыела диелә. Кирәк булган матди чаралар хакында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре учредительгә вакытында хәбәр итәргә тиеш булалар. Бу турыда тулырак ата-аналар җыелышларында аңлатылды инде. Әлеге карарга карата минзәләлеләр нинди фикердә соң?

Сораштырдылар – Дифиза НУРИЕВА, Әлфинә ВОРОБЬЕВА

“Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлегенең ХХII конференциясе икенче этабында көн тәртибенә куелган өч мәсьәлә каралды.

Хәбәр иткәнебезчә, авария хәлендәге торак программасы буенча йортлар иң беренче булып Минзәләдә төзелә башлады.
“Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнна­рын елдагыча Чаллы КХПсының махсус депосында “сәламәтләндерәчәкләр”.
“Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгының Җәмәк, Кадрәк, Яңа Тәкермән товарлыклы-сөтчелек фермаларының бозаула­ту бүлекләрендә бюджет хезмәткәрләре чират­лашып дежур тора башладылар.
“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Ка­линин хуҗалыгы хезмәтчәннәренә барлыгы 126 тон­на катнаш азык алып кайтып өләшенде.
Карл Маркс урамындагы 20 нче йортта электр энергиясе буенча ОДН һәрвакыт уйнап торды.
8 ноябрь көнне шәһәребезнең үзәгендә Ок­тябрь мәйданында зур ярминкә була.

Район мәдәният йортында Сәхия Федотованың “Күңелемнең нечкә кылы”китабының презентациясе булды. Монда аның талантына гашыйк булган 70 ләп кеше җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International