Күңелемнең нечкә кылы

2014 елның 7 ноябре, җомга

Район мәдәният йортында Сәхия Федотованың “Күңелемнең нечкә кылы”китабының презентациясе булды. Монда аның талантына гашыйк булган 70 ләп кеше җыелды.

Шагыйрәне районда озак еллар медицина өлкәсендә эшләгән кеше һәм хәзерге вакытта ИСГЗ филиалында эшләүче буларак беләләр. Бәйрәмдә дирекция һәм ме­тодистлар, шагыйрәнең кызы – Чаллы композиторы, “Зем­ляничка” балалар эстрада ан­самбле җитәкчесе Л илия Т ар­ханова да катнашты. Әнисенең шигырьләренә язган җырлары бәйрәм күрке булып торды. Алып баручылар (шулай ук сце­нарий язучылар да) методист лар Роза Фәхретдинова, Лени­за Якиева һәм директор Гөлия Бәдриева кичәне кызыклы итү өчен бик күп көч куйдылар. Экранда шагыйрәнең тормышы һәм биографиясеннән өзекләр күрсәтелде, шигырьләрен укы­дылар. Минзәләлеләр яратып өлгергән “Роман” шигырен Сәхия ханым көчле тавышы, әйтеп бетергесез интонация белән үзе укыды. Шагыйрәгә көч биреп торырга аның туганнары, күршеләре һәм талантын яра­тучылар килгән иде. Нурһади Гыйльфанов Сәхия Федотова­ны китабы чыгу уңае белән кот­лап, чәчәк бәйләме һәм район башлыгының рәхмәт хатын тап­шырды. Данир Фәхретдинов шу­лай ук яхшы шигырьләре өчен Рәхмәт әйтте һәм мәдәният бүлеге исеменнән бүләк тап­шырды. “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова Сәхия Гәләүтдиновнаның үзе тара­фыннан рус теленә тәрҗемә ителгән “Чык бөртеге” дигән шигырен укыды һәм” Татме­диа” ААҖ филиалы Минзәлә ММҮ директоры Илдус Шаһиев исеменнән чәчәк бәйләме тап­шырды. ТРның халык артист­касы Рәзилә Муллина аның иҗатын югары бәяләде һәм ул үз укучысын табарга тиеш диде, хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләме тапшырды. Шагыйрәнең иҗат кичәсенә килгән сугыш ветера­ны Михаил Тихонов аны озак еллар медицина хезмәткәре буларак белгән, ул Сәхия ха­нымны сугыш һәм тыл ветеран­нары исеменнән котлады. Кичә ахырында оештыручыларга, мәдәният бүлегенә һәм район хакимиятенә рәхмәт әйтелде, Роза Фәхретдинова киләсе елны Әдәбият елы икәнен әйтеп узды һәм мондый чаралар рай­он газетасы редакциясе белән берлектә үзенең дәвамын табар диде.

Энҗе Хәлиуллина, педкөл- лиятнең 7 нче сыйныф укучысы:

– Мин кичәгә шагыйрәнең иҗаты белән ныграк танышу өчен килдем. (Кызганычка кар­шы, Рушания Гыймаева-Титова кайбер сәбәпләр аркасында китабының презентациясе бул­мады.) Тере, якташ шагыйрьне күрү кызык.

Михаил Тихонов, сугыш ве­тераны:

– Мин Сәхия Федотованы медицина хезмәткәре буларак беләм, аңарда дәваланырга туры килде. Аның шигырьләрен тыңлыйсым килде. Бу ханымны сугыш һәм тыл ветераннары исеменнән котларга килдем.

Алина Биктимерова, гимназиянең 7 нче сыйныф уку­чысы:

– Поэзия яратам, шигырьләрне рус һәм та­тар телләрендә укыйм. Яңа авторның, әле җитмәсә як­таш та, шигырьләреннән канәгатьләнү аласым килде. (Бу вакытта мәктәпләрдә дәресләр бара иде, шул сәбәпле башка мәктәп укучылары бәйрәмгә килмәде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International