8 ноябрь көнне шәһәребезнең үзәгендә Октябрь мәйданында зур ярминкә була. Бу көнне агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, эшләнмәләрне, продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Бу ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарларының киң ассортименты булачак. Ярминкә иртәнге сәгать 8 дә башлана.