Тупач авылы кызы Дания Ямалтдинованың яшәеше, язмышы туган төбәге белән бәйле. Әти-әнисе Рәис белән Галиянең биш кыз арасында икенче балалары булып дөньяга килә. Авылда сигезенче сыйныфны төгәлләгәч, Коноваловка урта мәктәбендә укый.
Укуын төгәлләгәч Чаллы шәһәренең кулинарлар әзерли торган училищеда кондитер һөнәрен үзләштерә. Шул чагында бер күрүдә күрше авыл егете Габденурга гашыйк була һәм ул аңа кияүгә чыга. Шуннан бирле хезмәт юлын Балтай сөтчелек комплексында сыер савучы буларак башлый. Башта сыер савучыларны алыштыра. Зина Михайлова лаеклы ялга киткәч аның группасын алып кала. Күңел җылысын биреп, ихластан башкара Дания Рәис кызы үз вазыйфаларын. Ул эшли башлаганда комплекста алдынгы савымчылар: Вәсилә Шияпова, Вәсилә Зарипова, Валентина Федорова белән ярышып эшли, көннән-көн һәм елдан- ел югары нәтҗиәләргә ирешеп алдынгы урыннарны яулый. Тырышлыгы, максатчанлыгы бу тармакта яхшы күрсәткечләргә, хезмәтенең нәтиҗәлелегенә ирешергә ярдәм итә.
– Мин бит авыл кызы, – дип сөйли алдынгы савымчы. Әти-әнием мине бар нәрсәгә өйрәтте. Үзем дә сыерларны яратамын, аларсыз тора алмыйм. Шуңа күрә дә эшкә тиз өйрәндем һәм миңа кыен булмады.
– Хезмәт сөючән, тырыш, җаваплы, – дип характерлый аны хуҗалык җитәкчесе Рамил Гәрәев. Ул үзенең төп эшен яхшы башкара һәм бер үк вакытта савымчылар эшкә килми калса, аларның да сыерларын сава.
Тормыш иптәше Габденур шулай ук хуҗалыкта алдынгы механизатор. Тракторын карап, кадерләп тотучы механизатор хакында универсал кеше диләр.Ул Габденур белән матур, тату тормыш корган. Бер кыз үстерәләр.
Быел аны “Сөт иле-Чулман” филиалы савымчылары арасында алдынгы урыннарда барган өчен беренче кварталда 40 килолы, икенче кварталда 80 килолы бозау белән бүләкләгәннәр.
Быел ул үз төркемендәге сыерлардан барлыгы 300 тоннага якын сөт сауды, бу бер сыерга исәпләгәндә ел башыннан алып бүгенгәчә чаклы һәр сыердан 14,4 килограмм сөт савып алган дигән сүз. Районда алты дистәдән артык савымчы хезмәт куя, Дания (рәсемдә) эшләгән фермада 10 савымчы эшли, бу комплекста 680 баш савым сыеры гына бар.
безнең белешмә
Аларның гаиләсе үз ихатасында да маллар тота. Бездә маллар тоту өчен шартлар җитәрлек, хуҗалык кирәк кадәр печәнен, катнаш азыгын биреп тора, асрарга гына иренмә, – ди ул. Әле шушы араларда гына хуҗалык 5әр центнер бодай, арыш биргән. Эшләп торган кешегә филиал җитәкчесе Линар Ахунов бер әйберне дә җәлләми икән. Алдынгы сыер савучы хезмәт хакыннан да зарланмады, ай саен 30 мең чыга, – ди ул. Тик менә аны бераз тоткарлык белән бирәләр, шулай булса да зарланмый алдынгы савымчы Дания Ямалтдинова.
Дилфас ГАЛИЕВ