ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов муниципаль белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә ата-аналардан акча җыюны тыю турында хат юллады. Эш дәфтәрләренә, экскурсияләргә, кино-театрларга, уенчыкларга һәм башка шундый ата-ана хисабына башкарыла торган чараларга акча җыю тыела диелә. Кирәк булган матди чаралар хакында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре учредительгә вакытында хәбәр итәргә тиеш булалар. Бу турыда тулырак ата-аналар җыелышларында аңлатылды инде. Әлеге карарга карата минзәләлеләр нинди фикердә соң?
Сораштырдылар – Дифиза НУРИЕВА, Әлфинә ВОРОБЬЕВА
Индира Исхакова, 3 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Балалар бакчалары өчен түләү болай да кыйммәт. Уенчыкларга, канцтоварларга, кино-театрларга мәгариф бүлеге, хөкүмәт тарафыннан акча бүленеп бирелсә, яхшы булыр иде. Белем бирү, тәрбия процессында болардан башка бул мый бит.
Гүзәл Әхмәтова, 4 нче санлы балалар бакчасы мөдире:
– Безнең беркайчан да үзебезнең кесәгә акча җыйган булмады. Балаларга занятиеләрдә шөгыльләнү өчен кирәк булган канцтоварларны, дәфтәрләрне ата-аналар акча җыеп, кайда очсыз – шунда алалар иде. Моның өчен балалар бакчаларына хөкүмәттән акча бүленмәде. Ә балаларга шөгыльләнергә кирәк. Хәзер исә карар нигезендә без сорарга рөхсәт ителгән товар- әсбапларны һәр ата-ана аерым алырга тиеш була. Шулай да әлеге карарның кайбер пунктларына өстәмәләр, үзгәрешләр кертергә булыр иде. Әйтик, театрларга, музейларга бару өчен без ата-аналардан акча сорарга тиеш түгел, шул сәбәпле балаларны мәдәни чараларга да алып бара алмыйбыз дигән сүз. Балаларны җыйнап, автобусларга утыртып кайдадыр алып бару тәрбиячеләр өчен мәшәкать булса да, балалар өчен бик зур тәрбия чарасы ул. Балалар автобуста, театрда, музейда җәмгыятьтә үз-үзләрен ничек тотарга кирәклегенә өйрәнәләр, тәрбия алалар. Ата- аналар да балаларын бакча аркылы мәдәни чараларга йөртүгә каршы түгел.
Эльвира Шәмсиева, ике бала анасы:
– Миңа калса, бу карар тәрбиячеләрне, ике ут арасында калдырды. Балалар өчен барысы да кирәк бит: уенчыгы да, дәфтәр-китабы да, экскурсияләре дә. Бу кирәк- яраклар өчен моңа хәтле дә мәгариф бүлегеннән акча бүленмәде, киләчәктә дә акча булыр дип уйламыйм. Ә занятиеләр инде башланды. Тәрбиячегә нәрсә эшләргә соң: ата-анадан да акча сорама, хөкүмәт тә бирмәсен. Безнең илдә белем алу бушлай дип әйтәләр икән – бу чыннан да шулай булсын иде.
Роберт Шәймарданов, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры:
– Уйлап бетерелмәгән карар дип кабул итәм мин моны. Күптән түгел Түбән Кама театрының 25 еллык юбилее узды. Шунда без тел, милләт өчен борчылучы шагыйребез, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашып, бу турыда да сөйләштек. Ул әлеге карар уңаеннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына күләмле генә хат әзерләнүен әйтте. Төзәтмәләр кертелергә, вәзгыять уңай якка үзгәрергә тиеш.
Шәхсән үзем бу гамәлне “Мәдәният елында мәгарифнең мәдәниятка күсәк белән оруы” дип кабул итәм. Әле генә яңа сезонны нәкъ менә балалар аудиториясе өчен әзерләнгән курчак театры белән башлап җибәрдек. Беренче ике куелышта зал тулы булды: балалар учреждениеләренең күпчелеге балаларны алып килгән, мәктәпләрдән килүчеләр дә бар. Алга таба ни булыр? Яңа канундагы “экскурсия, театрлар, кинолар кебек чараларга, кирәк икән, ата- ана үзе алып бара ала”, дигән фикер белән һич килешмим.