ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Яңа Маҗын авыл җирлегендә узган авыл җыенында эшмәкәр Владимир Урошников (фотода )КФХ эшчәнлегенә кагылышлы кызыклы гына фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Яңа Маҗын авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда узган ел башына 161 мөгезле эре терлек исәпләнсә (КФХларны кертсәк 385), быел аларның саны икегә күбрәк. Ә сыерлар саны өч башка кимегән – барлыгы 77 баш исәпләнә. Мал санын арттыруда авыл халкына беренче чиратта бюджет хезмәткәрләре үрнәк булып торырга тиешлеге билгеләп үтелде.
 “Юбилейный” спорт үзәгендә “Минзәлә АТП” ҖЧҖ оешмасы бүләкләренә “Юбилейный” спорт мәктәбенең йөзү буенча V ачык Беренчелеге узды.

14 укучы Бөтенроссия олимпиадаларының респуб-лика этабында район данын якладылар.

Редакциягә килеп ирешкән мәгълүматлардан күренгәнчә, сөтнең бәясе түбән булуда сөт җыючылар гаепле түгел
“Әнәк” агрофирмасының Татар Мөшегесе бүлекчәсе чәчүгә бүгеннән әзер инде.

 Быел Наратлы Кичүдә клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын эченә алган иҗтимагый үзәк төзеләчәк.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Мингазов җирлектә күпме халык яши, мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы эшчәнлегенә анализ ясады, авылда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән эш планнары белән таныштырды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өлкәннәрне һәрдаим эчтәлекле спектакльләре белән җәлеп итсә, соңгы вакытта кечкенә тамашачыларны да әкиятләре белән еш сөендерә башлады.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Төлке үрчегәч, кыр куяны бетте, боҗыр, кыр тавыгы, кыр үрдәге күпкә кимеде, чөнки бу җанвар язын аларның ояларын туздырып, йомыркаларын эчә, балаларын ашый. Шуңа күрә дә төлкеләрнең санын көйләп тору зарур.

Яңа Маҗын авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда узган ел башына 161 мөгезле эре терлек исәпләнсә (КФХларны кертсәк 385), быел аларның саны икегә күбрәк. Ә сыерлар саны өч башка кимегән – барлыгы 77 баш исәпләнә. Мал санын арттыруда авыл халкына беренче чиратта бюджет хезмәткәрләре үрнәк булып торырга тиешлеге билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International