14 укучы Бөтенроссия олимпиадаларының респуб-лика этабында район данын якладылар.
14 нче гыйнвардан башлап 8-11 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында район данын яклыйлар. Кызганычка каршы, быел безнең укучылар нәтиҗәләре белән мактана алмыйлар. Ике укучы гына җиңү яулый алды. Астрономия буенча олимпиадада 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Бәдриева (укытучысы Татьяна Муринова) җиңүче булды. Җәмгыять белеме буенча 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Нияз Муллагалиев (укытучысы Ирина Ерофеева) җиңүче булды. Бу укучылар Бөтенроссия олимпиадаларында катнашачак.