...Авыл җирлеге башлыгы Геннадий Кишев авыл эчендәге юллар торышын һәм аларны карап тоту мәсьәләсен күтәрде. Авыл юлларының озынлыгы 9,5 км. Кышкы чорда район үзәгеннән килеп үзәк юлларның гына кардан чистартылуы, ә авыл эчендәге юлларны үз көчләре белән чистартып торулары турында сөйләде. Бу эштә эшмәкәр “Салихов”, “Шереметьев”, “Янов”, “Красноперов” кебек КФХлар ярдәменә таянулары хакында әйтте. Аннары район җитәкчелегенә тагын бер үтенече булуын әйтеп, Рус Каран-Богодаровка юлын асфальтлауны дәүләт программасына кертүне сорады.
Яңа Маҗын авыл җирлегендә ничек мал саннары арттырырга һәм өстәмә эш урыннары булдырырга хыялланалар. Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 4 февраль санында укыгыз.
Флүрә МУСИНА