Рамил Кәримов бүләкләре

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

 “Юбилейный” спорт үзәгендә “Минзәлә АТП” ҖЧҖ оешмасы бүләкләренә “Юбилейный” спорт мәктәбенең йөзү буенча V ачык Беренчелеге узды. Минзәләгә Уфа, Ижау, Йошкар-Ола, Сарапул, Ка­зан, Яр Чаллы, Баулы, Зәй, Җәлилдән 18 команда җыелды. 341 спортчы 4 яшь категориясендә көч сы­наштылар. Минзәлә районыннан 20 йөзүче катнаш­ты, аларның икесе призлы урын яуладылар. Гөлназ Гәрәева (2005 нче елгы) 3 нче урынны, ә Виктория Ни­колаева (2000-2001 нче яшь категориясендә чыгыш ясады) 2 нче урынны яуладылар. Максим Комиссаров (2 нче мәктәп), Зөлфәт Нәбиев (гимназия), Виктория Николаева (1 нче мәктәп) һәм Гөлназ Нуруллинадан (гимназия) торган команда катнаш эстафетада безгә җиңү китерде, алар иң яхшы вакыт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International