Төлке үрчегәч, кыр куяны бетте, боҗыр, кыр тавыгы, кыр үрдәге күпкә кимеде, чөнки бу җанвар язын аларның ояларын туздырып, йомыркаларын эчә, балаларын ашый. Шуңа күрә дә төлкеләрнең санын көйләп тору зарур.
“Кедр” аучылык җәмгыятеннән алынган юллама нигезендә без Әтрәкле авыл җирлеге территориясендә төлкеләрне, кыргыйлашкан этләрне юк итүне оештырдык. Аучылык күзәтчелеге белән килешендек һәм 20 аучыны җыеп, инструктаж үткәреп, иртәнге сәгать җидедә үк ауны башладык.
Бу урында төлкеләрне күпләп атуның сәбәбен ачыклап үтү кирәктер. Төлкеләр – котыру авыруын төп йөртүчеләр. Калтак авылында котырган төлке тотылгач, бу хуҗалыкта махсус карар нигезендә карантин игълан ителгән иде. Безгә ничек тә халыкны, булган терлекне бу афәттән саклап калу мөһим. Төлкеләр шәхси хуҗалыкларга да бик күп зыян сала. Әтрәкле авылында халык кош-корт сатып алудан баш тарта башлаган иде инде. Һәрбер хуҗалыкка кереп, төлке 30-40 баш каз- үрдәк, тавык буып чыга иде. Табигатьтә дә төлке – иң зыянлы җанварларның берсе.
Ауны төп оештыручы- ларның берсе – район Советы депутаты, “Заиковский” хуҗалыгы директоры Радик Фаттахов. Аучылар өчен мул табын әзерләнде, бу үзенә бер төрле спорт бәйрәменә әверелде. Нәтиҗәдә 25 баш төлке атылып, үләт базына озатылды.
Әмма бу эшнең башлангычы гына әле. Төлке бит ул бик акыллы, хәйләкәр җанвар. Күпләре җиргә казылган ояларында качып калды.
Рөстәм ГАЗИЗҖАНОВ, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы