“Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвеше” девизы астында узган Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгече Ләйсән Фатыйхова “Тәмле” супермаркеты белән берлектә доктор колбасасына, Голландия сырына, төеп пешерелгән тавык итенә һәм “Греческий” салатка дегустация уздырачак.
12 март көнне, “Юность” боз сараенда 2007 нче елгы балалар командалары арасында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган алкалы хоккей буенча ачык беренчелек башланды.
1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү тагын кыйммәтләнәчәк.
Юллардагы вәзгыятьнең катлауланып китүе һәм аварияләрне киметү максатыннан, ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе тарафыннан Минзәләдә юл йөрү иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча комплекслы җыелыш үткәрелде. ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов эш сәфәрендә район, суд, прокуратура җитәкчеләре, ведомство хезмәткәрләре белән очрашты.
Кибет киштәләре күптөрле продуктлар белән шыплап тулган. Шулар арасыннан файдалы һәм сыйфатлы ризыкларны сайлап алу өчен кулланучыга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Гадәттә, чит регионнардан кертелгән продуктларда теге яки бу кимчелекләр табыла, ә җитештерүчедән кибеткә кадәр кыска юл үткән продуктлар күпкә сыйфатлырак.