Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
24-30 апрель көннәрендә Европа иммунизация атнасы уздырылачак.
25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы Туры Эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, чөнки аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар.
Татарстанда Урман утырту көнендә 2,8 млн төп агач үсентесе утыртачаклар.
Минзәлә муниципаль районының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы барышында докладчы - район башлыгы ярдәмчесе Марк Токаревның чыгышыннан соң нәкъ шушы мәсьәлә шау-шулы бәхәс куптарды.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр күзәтелми.
Хокук бозуларны, терроризмны профилактикалау максатларында, Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән террористик актлар куркынычы турында әңгәмә уздырылды.
Язгы кыр эшләрендә ни әйтсәң дә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау төгәлләнде, дым каплату 90,5 процентта башкарылды. Бу хуҗалык 250 гектар арпа һәм 150 гектар борчак һәм 100 гектар сабан бодае чәчәргә дә өлгерде.
Һөнәри белем оешмалары студентлары арасында волейблоны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше, шәхеснең гармонияле үсешен пропагандалау, яшьләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә ТРның һөнәри белем оешмалары арасында волейбол буенча Республика Спарткаиадасының зона этабы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә.