Һөнәри белем оешмалары студентлары арасында волейблоны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше, шәхеснең гармонияле үсешен пропагандалау, яшьләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә ТРның һөнәри белем оешмалары арасында волейбол буенча Республика Спарткаиадасының зона этабы узды.
Ярышларда барлыгы 100 дән артык спортчы катнашты. Бирегә Актаныш технологик көллияте, Азнакай политехник техникумы, Мамадыш политехник көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә медицина училищесы, Сарман аграр көллияте, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятеннән килгәннәр иде.
Минзәлә педагогия көллияте кызларына тиңнәр булмады, ә ир-егетләр арасында Актаныш технологик техникумы командасы җиңде.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/voleybolistki-iz-menzelinska-luchshie