24-30 апрель көннәрендә Европа иммунизация атнасы уздырылачак.
Ел саен уздырыла торган иммунизация атнасының быелгысы - халык сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунопрофилактиканың әһәмияте турында халыкның хәбәрдар булуын һәм игътибарын җәлеп итү.
Халыкның эпидемик иминлеген тәэмин итү өчен халыкны планлы рәвештә иммунизацияләү 95 проценттан да ким булырга тиеш түгел.
Иммунизация универсаль ысул булып тора һәм балалар өчен тормышка сәламәт булып керү өчен мөмкинлек бирә. Шуны истән чыгармаска кирәк, иммунизация ел саен дифтерия, столбняк,бума ютәл, кызамык, паротит,кызылча авыруларыннан 2-3 млнга кадәр үлем очрагын булдырмаска ярдәм итә.
Профилактик прививкалар 12 төрле авыруга каршы мәҗбүри вакцинацияне күздә тотучы Милли прививкалар календарен күздә тота.
Бөтен дөнья буйлап балалар белән сәяхәт итеп, вакцинациядән баш тартып, гражданнар инфекцияле авырулар тудыручылар өчен мишень булып торалар.
Европа иммунизация атнасында актив катнашыгыз!