Соңгы елларда яңалыклар тасмасы терроризмны искә алучы мәкаләләр белән чуарлана бара. Биналарны һәм халыкны заложник итеп алу, йөзләгән кешеләр үлеме - болар барысы да террористик актларның куркыныч нәтиҗәләре.
Хокук бозуларны, терроризмны профилактикалау максатларында, Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән террористик актлар куркынычы турында әңгәмә уздырылды.
Белгечләр балаларгашикле сумкалар, пакетлар һәм башка әйберләр табылганда нишләргә, интернетта һәм реаль тормышта таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне ничек тотарга, теракт була калса, нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде.
Һәр ата-ана үз баласын мондый яңалыклардан сакларга тырыша, әмма иртәме-соңмы балага моның ни икәнлеген аңларга кирәк.