Балаларны интернетның деструктив тәэсиреннән ничек сакларга?

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Минзәлә муниципаль районының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы барышында докладчы - район башлыгы ярдәмчесе Марк Токаревның чыгышыннан соң  нәкъ шушы мәсьәлә шау-шулы бәхәс куптарды.

Утырышны комиссия рәисе урынбасары, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова һәм комиссиянең җаваплы сәркатибе Елена Ворожцова алып барды.

Мәсьәлә бик җитди. Социаль челтәрләрдә экстремистик, радикаль юнәлештәге  төрле төркемнәрнең контрольсез диярлек ачыктан-ачык эш итүе нәтиҗәсендә алар кармагына мәктәп яшендәге балаларның эләгүе мөмкин.  Өстәвенә әлеге төркемнәрнең идеологик спектры бик киң - ялган ислам, шулай ук АУЕ идеяләрен, суицид кылу, массакүләм үтереш, неонацизмны пропагандалаучылар җитәрлек. 

Хәтта футбол тирәсендәге фанат төркемнәргә язылып та, куркыныч сазлыкка батарга була, чөнки алар еш кына шушы тематика битлеге астында эксремизм идеяләрен пропагандалыйлар. Радикаль идеяләрне уен берләшмәләре  аша, үсмерләр арасында популяр булган онлайн режимында шутерлар (атыш уены) уены аша да таратырга маташалар.

Утырышта катнашучы һәркем балаларның интернет активлыгына уяу булырга кирәклеген яхшы аңлый.  Әмма аларның "Экстремистик юнәлештәге төрле төркемнәргә язылган үсмерләрне район дәрәҗәсендә ничек ачыклап була?" "Бу катлаулы эшне кем алып барачак?"   "ни өчен модный куркыныч төркемнәр социаль челтәрләрдә ачык тора?" сораулары бик урынлы.

Гомумән алганда, Марк Олегович билгеләп үткәнчә, районда шуның өчен дә ведомтсоара эшче төркем булдырылган да. комплекслы эшне алар алып барырга тиеш. 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/kak-zashchitit-detey-ot-destruktivnogo-vliyaniya-interneta

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International