ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы  җир астыннан файдаланучыларның  җир астын геологик өйрәнү буенча эш барышында алынган су асты сулары белән идарә итү хокукы юклыгын аңлата.

 

Татарстанда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эшкәрткән модель акт нигезендә зарарлы үсемлек - балтырганга каршы көрәш тәртибе җайга салынды.

 

2019 елда беренче бала тугач бер кешегә уртача керем 14 034 сумнан артмаган гаиләләргә бирелә торган федераль түләү күләме 8 896 сум тәшкил итә (2018 елның икенче кварталында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 1,5 зурлыгы).

 

22 октябрьдә ТР Премьер-министры - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә "Danone Россия" компаниясе генераль директоры һәм Россидә, БДБ, Төркия һәм Якын көнчыгышта сөт подразделениеләре вице-президенты Чарли Каппети белән очрашты.

 

"Демография" илкүләм проекты кысаларында 2 сентябрьдән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә 65 яшьтән узган пенсионерларны тикшерү узу өчен медицина учреждениеләренә китерү буенча проект гамәлгә ашырыла.

 

Юк ителгән күчемсез милек объектларына милек салымын түләү салым түләүчеләрдә күп сораулар тудыра. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары юк ителгән объектларны учеттан төшерү механизмын аңлаттылар.

 


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 44,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8% ка артык (2018 елда - 41,2 мең тонна).

 

Район территориясенә Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең эшлекле сәфәре 24 октябрьдә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Фәрманы белән Искәндәр Әхмәтҗановны Минзәлә район суды Рәисе итеп билгеләде.

17-20 октябрьдә Алабуга шәһәрендә бокс буенча төбәкара турнир узды. Ярышларга Россиянең 5 төбәгеннән 20 дән артык команда - барлыгы 450 боксчы килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International