Бүген аны район суды коллективына тәкъдим итү өчен Минзәләгә ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гилазов, ТРда суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов һәм Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов килде. Илгиз Идрис улы үзенең кереш чыгышында Минзәлә районы тарихын яңшы белүче буларак күрсәтте. моңа кадәр хезмәт куйган район суды Рәисләренә яхшы статистика өчен рәхмәт белдерде.
Аеруча җылы сүзләр менә дигән суд бинасы өчен һәм бинаны, шулай ук территорияне төзек, матур хәлдә тоткан Фәния Баян кызы Григорьева исеменә яңгырады.
Илгиз Гилазов яңа суд Рәисен әлеге һөнәрнең барлык баскычларын узган белемле юрист буларак тасвирлады. Искәндәр Әхмәтҗановның моңа кадәр соңгы эш урыны - Яр Чаллы судының Федераль судьясы.