Минзәлә районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәте киләчәк.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Район территориясенә Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең эшлекле сәфәре 24 октябрьдә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.

тТадиция буенча Минзәлә муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес узачак, гражданнар кабул ителәчәк һәм сәнәгать мәйданчыгында булачаклар.

Монополиягә каршы органның Җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (гражданнарны кабул итү) очрашуы "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе бинасында узачак: Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80 нче йорт. Кабул итү 15 сәгатьтә башлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International