Минзәлә боксчылары төбәкара турнирда бронзалы призерлар булдылар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

17-20 октябрьдә Алабуга шәһәрендә бокс буенча төбәкара турнир узды. Ярышларга Россиянең 5 төбәгеннән 20 дән артык команда - барлыгы 450 боксчы килгән иде.

Минзәләдән Гадел Әхмәтшин һәм Рифат Динмөхәммәтов әлеге турнирның бронзалы призерлары булдылар. Чирек финалдагы ярышларда җиңеп, алар финалда турнир хуҗалары белән очраштылар, әлбәттә хөкемдарларның аерым карары белән җиңүне җирле боксчыларга исәпләделәр.

Егетләргә борынныраны сларыга иртәрәк. алда - тулы спорт сезоны, аларны күпсанлы турнирлар һәм рәсми ярышлар көтә, диде тренер Булат Кәримов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International