14 гыйнварда авыл хуҗалыгы Министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак союзы һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре белән язгы кыр эшләренә әзерлеккә һәм илебездә җитештерелгән чәчү материалын куллануга багышланган селектор киңәшмә уздырды.
Чарада ТР Премьер-министры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Узган елның июль ае башыннан Пенсия фондының Минзәлә районы буенча территориаль органы тарафыннан күчеш чорын исәпкә алып яңача гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән 196 минзәләлегә иминият пенсияләре билгеләнде.
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Иминият пенсиясенә хокук алу өчен 2020 елда кимендә 11 ел эш стажы (ПФРга иминият взнослары исәпләнгән һәм түләнгән очракта эш стажы чорлары) һәм 18,6 пенсия коэффициенты булу, шулай ук пенсия яшенә җитү зарур.
14 гыйнварда район мәдәният бүлегендә мәдәният подразделениеләре һәм мәгълүмати бүлекләр белгечләре катнашында киңәшмә узды.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте эш бирүчеләргә хәбәр итә, 2020 елның 15 гыйнварына кадәр һәм иминиятләнгән эшләүче зат турында 2019 елның декабре өчен СЗВ-М формасы буенча мәгълүматлар тапшыру зарур.
13 гыйнварда тыл ветераны, Наратлы Кичү авылында яшәүче Галимә Шәйхлисламова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 ел нәтиҗәләре буенчаТатарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча 759 гражданлык хәле акты теркәлгән.
Быел халык җыены беренче тапкыр шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә узды. Иртәгә гражданнар җыены Хуҗәмәт авылында узачак.
Куркыныч һәм имин булмаган метеорологик күренешләр фаразланмый.