14 гыйнварда авыл хуҗалыгы Министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак союзы һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре белән язгы кыр эшләренә әзерлеккә һәм илебездә җитештерелгән чәчү материалын куллануга багышланган селектор киңәшмә уздырды.
Чарада ТР Премьер-министры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан Татарстан әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизацияләү буенча алдынгы төбәкләр исемлегендә. 2019 елда республикада туфракны известьлау 57 мең гектарда уздырылды.
Моннан тыш 2019 елда республикада авыл хуҗалыгы паркын модернизацияләү буенча сизелерлек эш уздырылды, 242 трактор, 130 ашлык җыю комбайны, 32 азык җыю комбайны һәм 2 мең берәмлектән артык башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды.