Минзәлә районы ЗАГС бүлеге 2019 елга нәтиҗәләр ясады

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2019 ел нәтиҗәләре буенчаТатарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча 759 гражданлык хәле акты теркәлгән.

2019 елда район буенча туу турында 143 акт теркәлгән. туучыларның 75е - малайлар. кызлар - 68. Иң яш әнигә - 18, иң яшь әтигә 19 яшь, иң өлкән әнигә - 44 яшь, иң өлкән әтигә - 59. Барлык туган балаларның 48е - гаиләдә беренче бала, 42 се - икенче, 36 сы - өченче, 7 се - дүртенче. 6 сы - бишенче, икесе - алтынчы бала. берсе гаиләдә җиденче бала. Узган ел белән чагыштырганда гаиләдә беренче һәм өченче балаларның артуы күзәтелә.

Шул ук вакытта барлык туган балаларның 18%ы тулы булмаган гаиләләрдә дөньяга килгән. 

2019 елда 107 пар законлы никахлашкан. Язылышуларның күбесе җәйге-көзге чорга туры килә.Шушы вакыт эчендә 70 пар язылышкан. Иң өлкән кияүгә 61 яшь, иң өлкән кәләшкә - 63 яшь. Иң яшь кәләш -18 яшьтә, иң яшь кияү -19 яшьтә.

2019 ел нәтиҗәләре буенча аерылышу турында 77 акт теркәлгән. бу 2018 ел белән чагыштырганда 10 актка ким.

Аерылышу турында 63 акт суд карары нигезендә, 13 акт - ике якның килешүе буенча, бер акт суд карары белән төзелгән.

2019 елда үлү турында 399 акт төзелгән, шуларның 197е-ир-атлар һәм 202е- хатын-кызлар. Ир-атларның иң өлкәне 1919 елда туган, хатын-кызларның иң өлкәне - 1920 елгы. Үлүчеләр саны 2018 ел белән чагыштырганда 17%ка кимрәк.  (2018ел.- 478).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International