Минзәлә районында тыл ветеранын 90 яше белән котладылар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнварда тыл ветераны, Наратлы Кичү авылында яшәүче Галимә Шәйхлисламова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары наил Хисамбиев килгән иде.

Галимә  Әхмәтгата кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук район башлыгы Айдар Сәлаховның истәлекле бүләегн тапшырдылар.

Галимә Әхмәтгата кызы 14 яшеннән пенсиягә чыкканчы туган колхозында хезмәт куйган. Тормы иптәше белән бергәләшеп 6 бала үстергәннәр. Галимә әбинең бүген 13 оыныгы, 14 оныкчыгы бар.

http://menzela.ru/grats/v-menzelinskom-rayone-truzhenitsu-tyla-pozdravili-s-90-letiem130120

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International