Узган елның июль ае башыннан Пенсия фондының Минзәлә районы буенча территориаль органы тарафыннан күчеш чорын исәпкә алып яңача гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән 196 минзәләлегә иминият пенсияләре билгеләнде.
2019 елда лаеклы ялга чыгарга тиеш һәркем элеккеге кануннан файдалана алды. Башлыча бу пенсия яшен күтәрү беренче булып кагылган 1964 елда туган хатын-кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар. Ташлама хисабына алар 2019 елның июленнән пенсиягә чыга башладылар.
ПФР сайтында гражданинның Шәхси кабинетында яки Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук ПФРның Клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп үз пенсия хокукларын тикшерергә була.