Бу атнада илебез халкы 102 нче тапкыр олы бәйрәмне-Ватанны саклаучылар көнен билгели. 1918 елның 23 февралендә яшь совет иленең Кызыл Армиясе частьлары Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Кайзер Германисе гаскәрләрен тар-мар итә, бу исә чит ил баскынчыларына иң беренче җимергеч контрһөҗүм булып тора.
Юл йөрү кагыйдәләре темасына багышланган чаралар һәрчак актуаль.
17 февральдә РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы-кыр эшләренә әзерлеккә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды.
Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча чаралар Республика планын гамәлгә ашыру кысаларында, Минзәлә тарихына багышланган гомуммәктәп линейкаларын уздыру дәвам итә.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
19 февральдә төнлә һәм иртән көтелә:
-Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, көньяк-көнбатыштан секундына 16 метр тизлектә көчәючән җил, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшемнәр.
- Казанда төнлә һәм иртән буран, бозлавык.
Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.
"Минзәлә районы Коммуналь челтәрләр" АҖ салкын су бирүнең вакытлыча туктатылып торуы хакында хәбәр итә.
ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар уздыру кысаларында, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы мөгаллимнәре Р.М.Әхмәдиева һәм В.Ф.Галиева 526 һәм 327 төркем студентлары өчен "ТАССРга 100 ел" сыйныф сәгате уздырдылар.
Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында кануннарны үтәү буенча видеоконференция режимында чираттагы утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев уздырды.
Татар токымлы атларны үрчетүгә 2020 елга республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында гомуми күләме 5 млн сум тәшкил иткән бияләр сатып алуга субсидияләр каралган.
Бүген "Веста" күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре гражданнарны үхәрби хезмәткә әзерләү буенча зона үзәге җитәкчесе Альберт Рәхимҗан улы Миңнәхмәтов белән берлектә шәһәрнең урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары белән очрашу уздырдылар. Альберт Миңнәхмәтов Әфганстан кайнар ноктасында хезмәт итүе хакында сөйләде.