Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы хәбәр итә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар уздыру кысаларында, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы мөгаллимнәре Р.М.Әхмәдиева һәм В.Ф.Галиева 526 һәм 327 төркем студентлары өчен "ТАССРга 100 ел" сыйныф сәгате уздырдылар.

Чара барышында Республика оешу тарихы турында презентация күрсәтелде. Студентларга татар халкы барлыкка килү тарихы, Республиканың танылган кешеләре, халык һөнәрләре, милли костюмнар һәм татар милли бәйрәмнәр хакында тарихи фактлар күрсәтелде.

536 төркемдә "Ветеранның тере сүзе" сыйныф сәгате узды. Аңа мактаулы кунак буларак педагогик хезмәт ветераны В.А.Жирнов чакырылды. Аның бөтен хезмәт юлы Татарстан Республикасына багышланган. Виктор Александрович студентларга ерак социализм елларында башланган һәм бүгенге көнгә кадәр техникум стеналарында дәвам итүче хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International