17 февральдә РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы-кыр эшләренә әзерлеккә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды.
Чарада Татарстаннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Утырышны ачуга, Дмитрий Патрушев агымдагы елда һава шартларына бәйле рәвештә кайбер төбәкләрдә язгы кыр эшләренең күпъеллык уртача сроклардан иртәрәк башланырга мөмкин булуы сәбәпле, чәчү кампаниясенә әзерлекне тизәйтелгән режимда алып бару зарурлыгы хакында искәртте.
Исегезгә төшерәбез, алданрак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов машина-трактор паркын һәм чәчү материалын әзерләүне иртә срокларда тәмамлау зарурлыгы хакында әйткән иде.
Әйтергә кирәк, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстанда чәчү кампаниясенә әзерлек язның иртә килү мөмкинлеген истә тотып, штат режимында бара.