"Веста" күпфункцияле үзәк хәбәр итә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген "Веста" күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре гражданнарны үхәрби хезмәткә әзерләү буенча зона үзәге җитәкчесе Альберт Рәхимҗан улы Миңнәхмәтов белән берлектә шәһәрнең урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары белән очрашу уздырдылар. Альберт Миңнәхмәтов Әфганстан кайнар ноктасында хезмәт итүе хакында сөйләде. Арада булмаган хезмәттәшләрен искә алдылар.

Ул вакыттан соң бик күп сулар акты. Ләкин еракта калган Әфган сугышы әле дә исән, ул сугыш вакыйгаларын хәтердән җуеп ташларга еллар да, ара ераклыгы да ирек бирми.

Тыныч вакытта гомерләре киселгән егетләрнең якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International