Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында кануннарны үтәү буенча видеоконференция режимында чираттагы утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев уздырды.
Рәсми мәгълүматлар нигезендә төзелгән Минзәлә районына кагылышлы статистика буенча, урам күрсәткечләре, җирле әһәмияттәге юлларда юл билгеләре "Дәүләт телләре турында"гы Республика законы нигезендә ясалган.
2019 елда административ-техник инспекция тарафыннан канунны үтәмәгән өчен 30 беркетмә һәм хәбәр язуы төзелгән булса, агымдагы елның гыйнвар аенда берәү дә юк.
Шушы елның гыйнвар аенда "ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы тарафыннан "Дәүләт телләре турында" ТР Законы үтәлеше турында 7 материал әзерләнде.
Видеоконференция барышында Татарстан Республикасының юстиция, транспорт һәм юл төзелеше, сәүдә һәм сәнәгать министрлыклары, "ТАТМЕДИА" Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы, ТР төзелеш, архитектура, ТКХ министрлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәләре вәкилләре катнашты.