ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

 3 мартта, 3 нче урта мәктәптә, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында театр режиссеры Дамир Сәмерханов белән очрашты. Очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Кызыклы информатика" түгәрәге эше кысаларында Надеңда маслова җитәкчелегендә 3 нче урта мәктәпнең 4Б сыйныфы укучылары М.Җәлил шигыре нигезендә "Кызыл ромашка" мультипликация фильмы эшләнде. Ул Татарстанның барлык каһарманнарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлана.

 

28 февральдә, Арчада, ТРның һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар өчен Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган "Сандугач" Республика вокалистлар конкурсы узды.

 


3
март, 2020 ел
сишәмбе

"Алтынчәч" 2 нче санлы балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләр өчен "Туган телем-иркә гөлем-2020" ("Родной мой язык - нежный мой цветочек -2020") һөнәри конкурсы узды.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базарында һөнәри катнашучыларны кабул итү графигына үзгәрешләр кертә. Хәзер Казанда күчемсез милек объектларын кадастр учетына кую мәсьәләләре буенча консультацияләр түбәндәге адрес буенча 7 нче подъездда уздырыла: Авангард урамы, 74. һәр чәршәмбе көнне 08.00 - 12.00 сәгатьләрдә.

 

Хөрмәтле Минзәлә шәһәре халкы!

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы сезгә хәбәр итә: «космик элемтә» Федераль дәүләт унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 21 февраленнән алып 15 мартына кадәр  12 сәгать 02 мин.башлап 13 сәгать 05 мин.вакыт интервалында  җир станцияләренең антенна иярченнәрен кабул итү бүлмәләренең кояш нурлары белән яктыртылачак, бу цифрлы телевидениене кабул итүнең кыска вакытлы начарлануына китерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International