Минзәләдә һөнәри осталык конкурсы узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

"Алтынчәч" 2 нче санлы балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләр өчен "Туган телем-иркә гөлем-2020" ("Родной мой язык - нежный мой цветочек -2020") һөнәри конкурсы узды.

Тәрбиячеләр "Мин - шәхес" темасына визит карточкасы күрсәттеләр, "Татар телен өйрәнәбез" уен-викторинасында катнаштылар. Жюри әгъзаларына (мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, Нәсимә Шаһиева - район мәгариф бүлеге методисты, Эльвира Гаязова- район мәгариф бүлеге методисты) җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады.

Киеренке конкурста шәһәр балалар бакчалары арасында Рәмзия Исакаевага (5 нче балалар бакчасы) тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Люзия Фәррахова (8 нче балалар бакчасы) һәм Лилия Исхакова (3 нче балалар бакчасы) бүлеште. Авыл балалар бакчалары арасында Фәридә Әскәрова (Дәвек) беренче булды. икенче урында -  Нәҗибә Шаматова (Коноваловка). Гөлназ Хәсәнова (Җәмәк) өченче булды.

Аларның һәркайсына Мактау грамоталары, беренче урынны алучыларга - түбәтәйләр, шулай ук һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International