Татарстан Росреестры гражданнар өчен консультацияләр уздыру графигын үзгәртте.

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базарында һөнәри катнашучыларны кабул итү графигына үзгәрешләр кертә. Хәзер Казанда күчемсез милек объектларын кадастр учетына кую мәсьәләләре буенча консультацияләр түбәндәге адрес буенча 7 нче подъездда уздырыла: Авангард урамы, 74. һәр чәршәмбе көнне 08.00 - 12.00 сәгатьләрдә.

Башка мәсьәләләр буенча консультацияләр түбәндәге көннәрдә уздырыла:

- Сишәмбе көннәрдә 08.00 - 12.00 сәгатьләрдә - юридик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве һәм өлешле катнашу шартнамәләре мәсьәләләре буенча; күчемсез милек объектына арест салу һәм арестны алу мәсьәләләре буенча.

- Пәнҗешәмбе көннәрдә 08.00 - 12.00 сәгатьләрдә - электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве, кадастр учеты, физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча.

Шулай ук исегезгә төшерәбез. күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләр буенча Росреестр кол-үзәгенең бердәм белешмәле бушлай тәүлек буе эшләүче телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була: 8(800)100-34-34.

 

 

+8 843 255 25 10

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International