Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хәбәр итә

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

28 февральдә, Арчада, ТРның һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар өчен Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган "Сандугач" Республика вокалистлар конкурсы узды.

Яшь вокалистлар жюри хөкеменә татар телендә ике җыр тәкъдим итәргә тиеш иде. Алсу Шәрәфетдинова һәм Валерия Рабаданова Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте данын яклады.

  Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 курс студенты Рабаданова Валерия  III дәрәҗәле дипломга лаек булды.степени. Музыка укытучысы Г.А.Кәримовага конкурсантларны югары дәрҗәдә әзерләгән өчен рәхмәт белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International