3 мартта, 3 нче урта мәктәптә, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында театр режиссеры Дамир Сәмерханов белән очрашты. Очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.
3Г сыйныфы укучылары "Аулак өй" күренешләрен әзерләгән иде, Ә Дамир абыйлары үзенең мәктәп еллары, ничек артист, театр режиссеры булуы, карьера баскычларын ничек узуы хакында бәян итте.
Балалар кызыклы сораулар бирделәр, җаваплар алдылар. Чара ахырында укучылар һәм укытучылар кунакка рәхмәт белдерделәр, аны тагын кунакка чакырдылар.