ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев Бөек Ватан сугышы ветераны Васили Лесагинда кунакта булды.

Юбилей медальләрен тантаналы тапшыру социаль әһәмияткә ия чараларда, шулай ук өйдә уза.

 

«Камский бекон» ҖЧҖ агрономы Андрей Хохлов пай җирләре хуҗалары белән биш елга аренда килешүе төзеде һәм гектарына 800 сумнан айлык аренда түләвен түләргә вәгъдә итте.

 

Равилә Габдулла кызы Нуркаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

06 мартта "Нефтьче" спорт залында гер спорты буенча ярышлар узачак. Башлана - 13.30 сәгатьтә.

Һава температурасының көннән-көн күтәрелә баруы язгы ташуның якынаюын кисәтә.

 2019 ел өчен муниципаль вазыйфаларны башкаручы 24 зат, 68 муниципаль хезмәткәр, 20 район Советы депутаты һәм 14 шәһәр Советы депутаты үз мәгълүматларын тапшырачак.

 

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклар!

3 - 7 февральдә авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган ветераннар арасында "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылары район фестиваленең сайлап алу турлары узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International