Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран намаз укый, җәй көне рәхәтәлнеп бакчада эшли.
Равилә Габдулла кызы Нуркаева 90 яшен билгеләп үтә .Озак яшәүнең серен ул намуслы хезмәттә күрә:
- Тормышым балачактан хезмәт белән бәйле. Сугыш еллары аеруча авыр булды: бар кеше дә җиңүне якынайту өчен көченнән килгәнчә тырышты. Туган авылым Чәчердә колхозда эшләдем. Алага шөкер, инде җиңүнең 75 еллыгын каршылыйбыз, муллыкта, тынычлыкта яшибез.
Сугыштан соңгы елларда ул Ижауда заводта эшли башлаган һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйган. 1952 елда Нурмөхәммәт исемле егеткә кияүгә чыга, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч. ул инде вафат булган.
1999 елда Равилә ханым гаиләсе белән Минзәләгә кайтып төпләнә.
Равилә Габдулла кызын 90 яше белән котларга Минзәлә район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина килде. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башылыг Айдар Сәлаховның истәлекле бүләген тапшырды. аңа җылы теләкләрен җиткерде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-pozdravili-truzhenitsu-tyla-ravilyu-nurkaevu