Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Юбилей медальләрен тантаналы тапшыру социаль әһәмияткә ия чараларда, шулай ук өйдә уза.

Минзәлә муниципаль районында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова  Тәкыя Зыя кызы Саматовага юбилей медале тапшырды, батырлыгы, чыдамлыгы, фидакарь тырышлыгы һәм Бөек Җиңү хакына тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Тәкыя Зыя кызы Саматова 1923 елда Актаныш районы Теләкәй авылында укытучы гаиләсендә туган.

Урта белемне Казанда рус мәктәбендә алган. ТХезмәт эшчәнлеген 1940 елда Актаныш районы Яңа Богады авылының башлангыч мәктәбендә башлаган. 1942 елда шуннан ук үзе теләп фронтка китә.

Язуы матур укытучыны 101 нче истребитель-авиация дивизиясенең секрет штабына хезмәт итәргә җибәрәләр.

Үз вазыйфаларын бик яхшы башкарганы өчен Тәкыя Зыя кызы "Сугышчан батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

1945 елның сентябрендә Актанышка кайта. 1945-1948 елларда РОНОда инспектор, аннары ВКП (б) район комитетында инструктор булып эшли. Аннар Казан дәүләт педагогика институтында укый.

   Лаеклы ялга чыкканчы ул Актаныш һәм Минзәлә районнары мәктәпләрендә эшли. Бүгенге көндә ветеран, Бөек Ватан сугышы ветераны улы Наил белән Минзәләдә яши.                                

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International