Хөрмәт, тирән ихтирам белән сезне илебезнең төп бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыймын!
Һәр ел вакыт безне бу изге көннән ераграк алып китә. Ләкин бүген дә, ерак 1945 елның маендагы кебек, Җиңү көне күңелләребезне тынычлык, ирек алганлыктан шатлык белән, югалтулар өчен йөрәк әрнүе белән тутыра. Без Ватанны яклаучыларыбыз белән чиксез горурланабыз.
Тирән рәхмәт һәм горурлану тойгысы белән, фашизмга юлны кисеп, кешелек тарихында иң канлы сугышта дөньяны саклап калган Ватаныбызның уллары һәм кызлары батырлыгы алдында баш иябез. Без тылда эшләгәннәрне зур хөрмәт итәбез. Салкын һәм ач елларда фронтны коралландырып, ашатып, киендерүчеләребезгә чиксез рәхмәт белдерәбез.. Сугыштан соң илен җимерекләрдән торгызучыларга чиксез рәхмәт.
Без хәтерне саклыйбыз һәм сугыш кырларыннан кайтмаганнар алдында кайгылы баш иябез.
Якташларыбыз да БөекҖиңүгә зур өлеш керттеләр. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сезнең алда баш иябез! Без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, сездән рух көче, туган иленә мәхәббәт, бердәмлек һәм үз-үзен корбан итүчәнлеккә өйрәнәбез.
Бүгенге, капма-каршылыклар һәм кризислар тулы дөньяда, Россиянең роле һәм абруе аның гражданнары бердәмлеге, Ватанының мәнфәгатьләрен нык яклауга әзерлеге белән тәэмин ителә. Бүген Ватаныбыз сагында торган һәркемгә түбәнчелек белән баш иябез. Без җиңү безнеке булачагына ышанабыз!
Чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән котлыймын. Нык сәламәтлек, бәхет, яхшылык, озын гомер һәм баш өстендә тыныч күк телим!
Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов