2026 елның 30 маена ашыгыч кисәтү

2026 елның 29 мае, җомга

2026 елның 30 мае өчен ашыгыч кисәтү.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБИнән мәгълүмат килгән:

Консультация — метеорологик күренешнең көчәюе турында кисәтү.

2026 елның 29 маенда сәгать 21.00 дән 30 маенда сәгать 10.00 га кадәр

   2026 елның 30 мае төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Томан булганда:

Табигать кочагында йөргәндә, томанның куеруын күрсәгез, урманда яки су объектларында юнәлешне югалтмау өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәте катнашучылары өчен куркыныч тудыра. Томанда машина белән хәрәкәт иткәндә, артык юнәлеш үзгәртүләрдән, узып китүләрдән һәм алга чыгулардан тыелырга кирәк. Томан шартларында күпчелек автомобиль һәлакәтләре алдарак йөргән транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк: томан ераклыкны кечерәйтә – гадәттәге дистанцияне озайтырга, тизлекне киметергә кирәк. 

Кискен тормозга басулардан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлеген әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шулай итеп сезнең артыгызда йөрүче автомобиль йөртүчеләрен кисәтүче сигнал бирегез. Томанда йөргәндә йөртүчеләрнең аруы арта, саклык комачау итмәс.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәяхәт кылудан тыелыгыз.

Күз күреме начар булган шартларда автомобиль белән хәрәкәт иткәндә, артык күчүдән, узып китүдән, алда бара торудан баш тартырга кирәк.

Кискен тукталулардан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педален берничә тапкыр басырга кирәк, шуның аша сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләрен кисәтүче сигнал бирергә.

Мөмкин булганда, йөрешләрдән баш тартыгыз һәм табигатьтә озак йөрүдән тыелыгыз.

Шоферларга:

1. Машинада йөргәндә, бирелгән шартларда артык полосаларны алыштырудан, уздырудан, узып китүдән тыелыгыз.

2. Автомобильнең техник хәленә, аеруча тормоз системасына, шиналар хәленә игътибар итәргә;

3. Кинәт туктаулардан сакланыгыз, кирәк булганда тизлекне салмак киметегез;

4. Сезгә арттан килүче автомобильләр йөртүчеләрен кисәтүче сигнал биреп, берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк;

5. Барлык оптика да эш хәлендә булырга тиеш;

6. Идарә итүче җитәрлек куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлектә йөртергә, халык күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, кисешүләрдә һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик сак булырга.

2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүлеләр уза торган урында гына кичәргә кирәк; күз күреме җитәрлек булмаганда һәм тайгак юл өслеге аркасында йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк икәнлеген истә тотарга кирәк.

3. Юлны кичү өчен, мөмкин булганда, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүен генә кулланыгыз;

4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлдан үтмәскә;

5. Транспорт агымнарына каршы гына йөрергә.

6. Югары күренүчәнлекле жилет кияргә, яки киемгә яктырткыч элементлар беркетергә.

Бәла-каза булган очракта һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шәһәр һәм кесә телефоныннан тәүлек буе бушлай бара торган шалтыратулар кабул ителә.

Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International